Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Җогып авылында яшәүче ГӘРӘЕВ РӨСТӘМ МУЛЛАГАЛИ УЛЫның 15 нче июнь көнне гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

15 июня 2021, 10:33

472

0

0

Иске Җогып авылында яшәүче ГӘРӘЕВ РӨСТӘМ МУЛЛАГАЛИ УЛЫның 15 нче июнь көнне гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Иске Җогып авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле булган әтиебез, дәү әтиебез ГӘРӘЕВ РӨСТӘМ МУЛЛАГАЛИ УЛЫның 15 нче июнь көнне гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее. Кадерле әтиебез, сине чын күңелебездән  туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың  шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, әни белән тигезлектә, балалар һәм  оныклар бәхетенә сөенеп, кадерхөрмәттә яшәргә язсын.

Авыртмасын саның, сыкранмасын җаның,

Якты йөзең һаман яктырсын.

Ходай сиңа картлык көннәреңдә

Рухи өмет, шатлык арттырсын.

Олыгаям диеп һич кайгырма,

70 яшь ул – матур чак кына.

Балаларың, туганнарың белән

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Әле тагын бик күп еллар

Нык типсен синең йөрәк.

Син безнең бердәнберебез,  

Син һәрчак безгә кирәк.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, кызларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев