Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Җогып авылында яшәүче кадерле әниебез ЗАкирова Исламия Гарифулла кызының 13 февраль көнне 70 яшьлек юбилее!

13 февраля 2019, 09:03

1125

0

0

Иске Җогып авылында яшәүче кадерле әниебез  ЗАкирова Исламия Гарифулла кызының  13 февраль көнне 70 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзеңә! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
"Әни" диеп әйтер кешең булу нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса – уртак була, кайгыларың булса – югала.
Алларыңа килеп баш иябез, рәхмәтләрне сиңа әйтәбез.
Догаларың белән ярдәм итеп, сау-сәламәт яшә, әниебез.
Балаларым диеп өзелеп тордың, ким-хур итеп безне йөртмәдең,
Алтыннан да кыйммәтрәк, әни, синең әйткән һәрбер сүзләрең.
Синең барлыгыңны тоеп яшәү бу дөньяда, әни, бик рәхәт
Кадерленең кадерлесе бит син, барысы өчен сиңа зур рәхмәт.
Рәхмәт, әни, сиңа, мең-мең рәхмәт, һәрчакта да булдың түземле,
Җаның тыныч, күңелең аяз булсын, Ходай олыласын үзеңне.
Корычныкы булсын тазалыгың, кояшныкы булсын гомерең,
Гомерләрең булсын бәхетле, бәхетләрең булсын гомерле.
Шатлык-сөенечләр ташламасын, кайгы-борчу капка какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен, күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың,
 килен-кияүләрең.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X