Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Җогып авылында яшәүче кадерле әтиебез, яраткан бабаебыз Фәйзуллин Фәрит Әхмәдияр улының шушы көннәрдә гомер бәйрәме.

17 января 2020, 09:03

645

0

0

Иске Җогып авылында яшәүче кадерле әтиебез,  яраткан бабаебыз Фәйзуллин Фәрит Әхмәдияр улының шушы көннәрдә гомер бәйрәме.

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. "Әти кеше нинди булырга тиеш?" – дип сорасалар, без беравыздан: "Безнең әтиебез кебек!" дип җавап кайтарыр идек. Без бәхетле балачак кичердек, гаилә бишегебез тыныч, нигезебез ныклы, ышанычлы булды. Тормышта үз урыныбызны табарга, авырлыкларны җиңәргә, һәр башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Син балаларыбыз өчен дә кадерле бабай, алар өчен дә тормыш өлгесе булып торасың. Киләчәктә дә әниебез белән озак еллар дәвамында тигезлектә, безнең горурлыгыбыз, терәгебез булып, сау-сәламәт булып, тырышып тапкан хәләл малларыгызның бәрәкәтен күреп, бәхетле яшәсәгез иде. Оныклар авазыннан гөрләп торган йортыбыз тәрәзәләрендә беркайчан да гаилә уты сүнмәсен. Өстәлләрегез бүгенгедәй мул, күңелләрегез күтәренке булып гомер кичерегез.
Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсен син гомер йомгагын.
Һәркем өчен маяк булыр иде,
Әткәй синең үткән елларың.
Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә. 
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп,
Оныкларның бәхетен күрергә!
Иң изге теләкләр белән балаларың Фәнис-Фәридә, 
Венера-Айдар, Хәсән-Рина, 7 оныгың, әлеге теләкләргә 
әниебез Оркыя да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев