Иске Җогып авылында яшәүче кадерлеләребез Галиев Илһам Фаяз улы һәм Галиева Мәдинә Фәтхерахман кызының 29 ноябрьдә бергә тормыш итә башлауларына 40 ел!
Әти-әни! Сезне ихлас күңелдән "Рубин" туегыз белән котлыйбыз! Тынычлыкта һәм муллыкта, тигезлектә һәм бәрәкәттә үтсен алдагы көннәрегез. Бер-берегезгә терәк булып яшәвегезне, сау-сәламәт булуыгызны телибез!
Безнең өчен пар йолдызлар булып
Күңел түребездә яныгыз!
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен,
Мәрхәмәтле олы җаныгыз!
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Лилия, Ләйлә, Миләүшә, киявегез Ильнар,
оныкларыгыз Әдилә, Зилә, Илназ!
Нет комментариев