Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Җогып авылында яшәүче Нурмөхәммәтов Әхмәт Габделхәй улы шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

17 января 2020, 09:03

638

0

0

Иске Җогып авылында яшәүче Нурмөхәммәтов Әхмәт Габделхәй улы шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Кадерлебез! Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез безнең өчен һәръяклап яшәү үрнәге. Сабыр холкы, киң күңеле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерле әтиебез! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Безнең шатлыкларга куанып әни белән тигез гомер кичерегез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гадилә, 
әтиең Габделхәй, балаларың Фәридә-Фәнис, 
Әлфия-Фәнис, Гөлфия-Айрат, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев