Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каенсар авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле булган кешеләребезнең берсе, әтиебез Муллагалиев Наил Камил улының 28 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

28 января 2021, 08:00

671

0

0

Каенсар авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле булган кешеләребезнең берсе, әтиебез Муллагалиев Наил Камил улының 28 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Гомерең дәфтәренә синең өстәлде тагын бер ел. Моңайма еллар үтә дип, елмай син – бәхетле бул! Гади, сабыр, олы җанлы син, кешелекле һәм мәрхәмәтле. Без телибез сиңа саулык-сәламәтлек, ныклы тазалык, озын гомер, ак бә­хетләр белән мул тормышта яшәвеңне. Кадерләп үстергән кызларыңның игелеген күреп, җан җылыңны тоеп яшәгән тормыш иптәшең – әниебез белән тар сукмакларны киң итеп, озын-озак еллар бергә атларга насыйп итсен Ходай. Оныкларыңның сөенечләренә куанып яшәргә язсын сиңа.
Кышның да бит була
матур көне!
Син дә әти, кышын тугансың!
Әниебез, пар канатың белән,
Матур, ныклы
гаилә коргансың.
Утыз өч ел иңне иңгә куеп,
Өч баланы кеше иттегез.
Алга таба шулай үрнәк булып,
Кайгы күрми гомер итегез.
Әтиебез!
Безнең горурлык син,
Сау-сәламәт кенә булсаңчы!
Гомер буе гел янәшә булып
Киңәшләрең биреп
торсаңчы.
Нәселдән килгән,
тимер остасы,
Осталыгың дан тота.
Кулларың да «алтын» синең,
Белмәгән эшең юк та.
Киң күңел, олы йөрәкле,
Авыр сүзләр һич тә
дәшмисең.
Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Әминә, кызларың-кияүләрең, 8 оныгың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев