Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каенсар авылында яшәүче кадерле әниебез Борханова Сания Газиз кызының 14 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.

14 сентября 2019, 06:00

452

0

0

Каенсар авылында яшәүче кадерле әниебез Борханова Сания Газиз кызының 14 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Әниебез! Олуг бәйрәмең белән котлап, Ходай Тәгаләнең мең-мең рәхмәте яусын сиңа, дибез. Без әле дә синең ярдәмеңне тоеп, синең белән сөенеп яшибез. Тагын да озын-озак еллар муллыкта, сәламәтлектә, тыныч тормышта яшәсәң иде. Син безнең тормышыбызның яме, якты кояшы, безнең белән бергәләп оныклар бәхетендә куанып һәм шатланып яшәргә язсын.
Олы җанлы дип әниләрне
Йөртәләр бит элек-электән.
Әниләрнең сихри карашлары
Аңыбызга сеңгән бишектән.
"Балаларым", – диеп каршы ала
Әни безне туган тупсада.
Безне генә түгел, ул бездән туган
Оныкларын ала кочакка.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул матур дөньяның.
Озак яшә әни, утын сүндермичә
Балаларың үскән ояңның.
Иң изге теләкләр белән киявең, оныкларың,
кызларың Флира, Венера, Эльмира.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев