Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каенсар авылында яшәүче кадерле әниебез Шакирова Гөлнара Тәлгать кызының 4 июньдә 50 яшьлек юбилее.

01 июня 2018, 09:58

1024

0

1

Каенсар авылында яшәүче кадерле әниебез  Шакирова Гөлнара Тәлгать кызының  4 июньдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Җир йөзендә безнең иң кадерле кешебез син. Син булганда болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да әкияттәгедәй сихри, чөнки синең карашың дөньяга нур чәчә, күңелеңнән нур бөркелә. Озын гомер сиңа, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без балаларыңа, яшәеш чыганагы булып, әти белән тигезлектә яшәвеңне телибез. 
Сөйкемле карашың кояшка тиң – 
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән әтиең Тәлгать, әниең Сәвия,
 тормыш иптәшең Рәшит, бабаебыз Рәиф, 
кызларың Айсылу, Чулпан.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев