Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каенсарда яшәүче әниебез Факия, әтиебез Гарифҗан Хакимовларның 14 июльдә гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел була.

12 июля 2019, 10:18

412

0

0

Каенсарда яшәүче әниебез Факия,  әтиебез Гарифҗан Хакимовларның  14 июльдә гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел була.

Мәхәббәттән, сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы әти-әниебезне алтын туйга кадәр алып килде. Гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәннәр: сөлектәй ике ул, сылу кыз үстергәннәр. Хәзер инде биш оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Тормыш итү – диңгез кичүгә тиң, ә киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый инде ул. Әмма шул давылларда аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтие­без, аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез булу үзе олы бер бәхет. Аларның иңгә-иң куеп үтелгән юллары, без - балалары, кияү-киленнәре, оныклары өчен бүген матур үрнәк. Бер-беренә төбәлгән карашларда ярату, тугрылыкка рәхмәт хисләре беркайчан да сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз.
Кадерлеләребез! Сез безгә бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Менә инде ярты гасыр дәвамында бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып тату гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегездә дә тазалыкта, саулыкта, пар канатлар булып яшәвегезне Аллаһ насыйп итсә иде.
Сезне яратып: балаларыгыз Флёра-Әнәс, Фәнис-Алсу, Илнур-Гөлнара. Оныкларыгыз Эңҗе, Чулпан, 
Марсель, Эмилия, Диана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев