Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Без сине һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев