Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Казан шәһәрендә туып үсеп, бүгенге көндә Олы Мәңгәр авылында яшәүче әтиебез Иманкулов Рөстәм Хәтәм улының 6 гыйнварда 65 яшьлек туган көне.

06 января 2022, 14:30

367

0

1

Казан шәһәрендә туып үсеп, бүгенге көндә Олы Мәңгәр авылында яшәүче әтиебез Иманкулов Рөстәм Хәтәм  улының 6 гыйнварда 65 яшьлек туган көне.

Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. 
Дөньяны яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен без әтиебезгә зур рәхмәтле. Әтиебезнең озын гомерле булуын, сәламәт һәм бәхетле яшәвен телибез. 

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерлебез! Сине 65 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Балаларыңны аякка бастырып, олы юлга чы­гарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгән­дер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, әтиләрчә кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без бары­быз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыл­лык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәш­чебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тор­мыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганна­рыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшә­дең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмый­ча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әтиебез! Әти-әни һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, ту­ган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син оныгыңа да ягымлы дәү әти, яраткан киңәшче. Өе­без һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә яз­сын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр те­либез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә, әтиебез!

Бүген синең туган көнең, әти!
Алтмыш биш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы туган йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Алтмыш биш яшь ул ирләр өчен бары
Олыгаю чорының якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен:
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Киләчәкнең якты язында.

Йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрне тормыш иптәшең Фирдания, кызларың Фирая, Гөлчирә, кияүләрең Ирек, Ринат, оныгың Алинә җиткерә дип укырсың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев