Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Әтнә авылында туып бүгенге көнгә кадәр шунда яшәп, гомер итүче кадерле әниебез Газимова Венера ГЫЙЛЕМХАН кызының 23 июньдә туган көне – 70 яшьлек юбилее.

23 июня 2018, 09:21

1227

0

0

Кече Әтнә авылында туып бүгенге көнгә кадәр шунда яшәп, гомер итүче кадерле әниебез  Газимова Венера ГЫЙЛЕМХАН кызының   23 июньдә туган көне – 70 яшьлек юбилее.


Кадерле әниебез! Без сине туган көнең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигез, матур итеп яшәгез. Әни! Ул – әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул – бар туганнарны, балаларны, кияү-киленнәрне, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың!
Рәхәт яшә – игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер балаңның.
Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әнием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әтием.
Барлык балаларың исеменнән кызың Гөлия, 
бу теләкләргә тормыш иптәшең – әтиебез 
Рәдиф тә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев