Әтнә таңы

Кече Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Сибгатуллина Нурания Сафа кызының 1 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее!

--, 27 сентябрь 2019 - 11:04
225
0
0

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Синең нурың, күңел җылың караңгы төннәрне – тормыш күген яктыртырлык, сүнгән йолдызларны – өметләрне кабызырлык, куе болытларны – сагыш­ларны таратырлык көчкә ия. Ачык йөзең белән ясаган тәмле чәйләрең, мул табыннарың һәрчак куандырып тора. Без, балаларыңна, үрнәк ана, оныкларыңның кадерле әбисе булуың синең исемеңне йолдызлар биеклегенә, күңелләр түренә урнаштыра. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Әниебез, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, алдагы көннәреңдә бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
"Әни!" – диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Зур үрнәк, олы терәк булдың,
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп
"Әни!" – диеп әйтү шундый рәхәт,
"Әни" сүзе тора безне дәшеп.
Һәрчак шулай балкып яшә, әни,
Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп!
Иң изге теләкләр белән кызларың, улың, 
кияүләрең, киленең, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: