Этнэ таны

Кече Әтнә авылында яшәүче әниебез Галимжанова Раушания Мөхәммәт кызының 16 август көнне күркәм юбилее.

--, 10 август 2018 - 11:11
141
0
0

         
     Кадерле, сөекле әниебез! Сине 50 яшьлек  юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы,  сау­лык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.   
"Әни", – диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.  
  Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәдис, балаларың Булат-Кәдрия, Лилия,
оныкларың Дилә, Алия.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: