Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хезмәттәшебез – Олы Мәңгәр халык театры режиссеры, “Әкият иле” балалар курчак театры җитәкчесе Сәләхетдинов Рафис Рәис улының 19 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

19 января 2022, 11:15

308

0

1

Хезмәттәшебез – Олы Мәңгәр халык театры режиссеры, “Әкият иле” балалар курчак театры җитәкчесе Сәләхетдинов Рафис Рәис улының 19 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Хезмәттәшебез – Олы Мәңгәр халык театры режиссеры, “Әкият иле” балалар курчак театры җитәкчесе Сәләхетдинов Рафис Рәис улының 19 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Рафис Рәис улы! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез тырыш, максатчан, көчле ихтыярлы кеше, үз эшегезнең чын “фанаты”. Ирешкән уңышларыгыз, яулаган үрләрегез сокландыргыч. Алга таба да каршы искән җилләргә бирешми, нык булып, сәламәтлектә, тагын да зуррак үрләр яулау насыйп булсын. Гаилә иминлеге, бәхет- шатлык, аяз көннәр Сезгә!
 50 яшьтә – Син кыяда:
 Күзеңнең очлы чагы.
 Болытларга атылырга
 Канатың көчле чагы.
 Бәйрәмең торсын җим булып –
 Бер алтын бөртек булып.
 Ходай бирсен озак еллар
 Яшәргә бөркет булып!
 
 Олы ихтирам белән район мәдәният бүлеге, мәдәният йорты коллективлары

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев