Әтнә таңы

Хезмәттәшебез - Олы Әтнә авылында гомер итүче Шаехова Гөлфия Абдулла кызының бүген 12 май көнне гомер бәйрәме - туган көне!

--, 12 май 2022 - 08:36
145
0
0

Хезмәттәшебез - Олы Әтнә авылында гомер итүче Шаехова Гөлфия Абдулла кызының бүген 12 май көнне гомер бәйрәме - туган көне!
Гөлфия! Сине ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет шатлыкларга бай мул тормыш телибез. Гаиләгездә иминлек булсын,тигезлек белән,балаларыгызның игелеген куреп яшәргә язсын.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине, чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып…
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Иң изге теләкләр белән "Әтнә таңы" коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: