Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче кадерле кешебез – әниебез Хәкимҗанова Гөлсәрия Вәккас кызының 14 мартта гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

15 марта 2019, 09:33

805

0

0

Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче кадерле  кешебез – әниебез  Хәкимҗанова Гөлсәрия Вәккас кызының  14 мартта гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең  бу тормышта иң газиз кешебез, таяныч һәм терәгебез. Гомер буе син безнең өчен янып- көеп, тормышта булган уңышларыбызга сөенеп, борчуларыбызга бездән дә ныграк көенеп яшәдең. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә сиңа меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа. Әтиебез белән тигезлектә, муллыкта, баларыңның, кадер-хөрмәтен, оныкларыңның игелеген күреп, тагын бик күп еллар бергә-бергә яшәргә язсын!
Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй
Якты булсын тормыш юлларың.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габделбәр, кызың Алсу, улың Азат, киленең Айсылу, 
оныгың Азалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев