Әтнә таңы

Хөрмәтле кодагыебыз Гәүһәрия Нургали кызы!

--, 18 февраль 2021 - 16:03
116
0
0

 Йолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсең дөньяга –
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.
Ак карлар, ак чәчләр, ак шатлык… –
Әйтерсең, ак чәчәк бәйләме!
Мөбарәк булсын гомереңнең
60 яшьлек юбилей бәйрәме.

Хөрмәтле кодагыебыз  Гәүһәрия Нургали кызы!
 Бу дөньяда иң кыйммәтле байлык – кеше гомере. Олыгайган саен сәламәтлекнең кадерен, яңа ту­ган һәр имин көннең бәхет икәнлеген ныграк аң­лыйсың. Ак чәчләр дә, маңгайдагы сырлар да, йөз­дә­ге елмаю калдырган эзләр дә борчымый. Алар ки­ре­сенчә сөйкемлелек өстәп, бизи төшә. Иң мөһиме: ба­лаларыңның, якыннарыңның, үзеннән соң каласы дәвамның үзеңә, нәселеңә кызыллык китермәве. Ал­лаһы Тәгаләнең аларны сау-сәламәт, тәүфыйклы итеп, мул­лыкта, иман байлыгы, күңел тынычлыгы белән яшә­түе.
 Юбилей көнендә гадәттә үзган еллар, үтелгән юллар бар­лана. Истәлекләр яңара. Аллаһка мең шөкер, матур хатирәләрең бар, дистәләгән еллар заяга узмаган, күп­ме шатлык-сөенеч, сөюгә төрелгән  гомер, балалар бәхете, оныклар куанычы... Дөрес, кайгы-хәсрәтсез ге­нә булмаган. Тик ул көннәрне сабырлык белән үт­кәреп, бүгеңгеңә куанып яши беләсең. Йөзеңдәге ел­маюың җаныбызга рәхәтлек өсти.
 Кодагый! Без сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Туачак көннәреңнең имин булып, сиңа шатлык-бәхет кенә китерүен телибез. Сәламәт булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомереңнең һәр көненә куанып, кадерле булып, балаларың, оныкларыңның уңышларына сөенеп муллыкта, байлыкта иман байлыгы белән, күңел тынычлыгында яшәргә насыйп булсын. Юбилейларыңның җитмешен дә, сиксәнен дә, туксанын да күрергә язсын.
 Иң изге теләкләр белән
кодаң Азат, кодагыең Гөлгенә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: