Хөрмәтле коллегабыз, Рубис Идрис улы! Сезне гомер бәйрәмегез – 50 яшьлек матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Туар таңнар куңел тынычлыгы, исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр алып
килсен! 50 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе туплаган бер чор гына. Яшәү дәрте сүрелмәсен, илһам чишмәгез саекмасын. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген
күреп, муллыкта, хәерле гомер кичерергә язсын!
Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.
Ир уртасы — ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.
Ихтирам белән Комыргуҗа урта мәктәбе
коллективы.
Нет комментариев