Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күлле Киме авылында яшәүче яраткан әниебез Сабирова Рүзия Сәхибулла кызының 11 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

11 июня 2018, 14:30

1055

0

0

Күлле Киме авылында яшәүче яраткан әниебез Сабирова Рүзия Сәхибулла кызының  11 июньдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

"Көннәр шулкадәр озын, ә еллар шулкадәр кыска", – диләр. Тормыш шаукымы, язмыш сынаулары, югалтулар һәм табышлар, борчу-шатлыклар аша 55 еллык гомер юлы узып та киткән. Кыю кешеләрне хөрмәт итәләр, зирәкләргә сокланалар, ә гадел кешеләрне хөрмәт итеп, сокланып кына калмыйлар, аларны яраталар, аларга таяналар, аларга ышаналар. Бу сүзләр нәкъ менә синең хакта, кадерлебез! Синең нурың, күңел җылың караңгы төннәрне тормыш күген яктыртырлык, сүнгән йолдызларны – өметләрне кабызырлык, куе болытларны – сагышларны таратыр­лык көчкә ия. Киңәшләрең, яратып әйткән назлы сүзләрең тирән төпле коелардан чыккан чишмә суларына тиң. Уңган, изге кулларың аша узган ризыкка фәрештәләр канаты тигәндәй сихәтле. Ачык йөзең белән ясаган тәмле чәйләрең, мул табыннарың һәрчак куандырып тора. Синдәге энергия, рух ныклыгы тормышта безгә дә ышаныч бирә. Яшьнәп яшәвең, бәхеттән дөньяларны яңгыратып көлүең, үзеңә үк көч-дәрт өсти, синең яхшы кәефең башкаларга да күчә. Без, балаларыңа үрнәк ана, әтиебезгә яраткан тормыш иптәше, оныкларыңның кадерле әбисе, туганнарыңның ышанычлы терәге булуың, синең исемеңне йолдызлар биеклегенә, күңелләр түренә урнаштыра. Әтиебез белән киләчәктә дә бер-берегезне аңлап, тигезлектә, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәгез иде. Кадерлебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Сердәш тә син, дус та безгә,
Мәрхәмәтле изге Ана да.
Синдәй әни булу олы бәхет,
Чиксез бәхет балаларыңа.
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомерләрнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Өебезнең кояшы син –
Һәркемгә җитә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Туган көнең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә,
Әни, сиңа мең рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән 
тормыш иптәшең Фәрит, улың Фәнил, киленең Илсөя, оныкларың Фәнзил, Фирүзә. 
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да  кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев