Күлле Киме балалар бакчасы мөдире Абдуллина Рәшидә Габдерәүф кызының 29 июль көнне 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт үзеңнең тырышлыгың, сабырлыгың белән безнең өчен үрнәк булдың. Алдагы көннәрдә дә бергә булып, бердәм булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә язсын. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле, мул тормыш телибез. Туар таңнарың аяз, көннәрең шатлыкка бай булсын.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән
район балалар бакчасы мөдирләре.
Нет комментариев