Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күлле–Киме авылында яшәүче яраткан әниебез, ЗАКИРОВА НУРАНИЯ ӘНВӘР кызына 27 август көнне 65 яшь тула!

27 августа 2021, 09:55

425

0

1

Күлле–Киме авылында яшәүче яраткан әниебез, ЗАКИРОВА НУРАНИЯ ӘНВӘР кызына 27 август көнне 65 яшь тула!

Күлле–Киме авылында яшәүче яраткан әниебез, ЗАКИРОВА НУРАНИЯ ӘНВӘР кызына 27 август көнне 65 яшь тула!

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын куңелдән тәбрик итәбез! Бүген сиңа иң изге теләкләребезне һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә.

Әти белән син гомер буе хезмәт сөйдегез, тырыш һәм гадел булдыгыз. Сездән алган бу сыйфатлар безгә бүген үз тормышыбызны җитеш һәм матур итеп алып барырга үрнәк булды. Кемнәр генә булсак та, нинди генә уңышларга ирешсәк тә – болар барысы да сезнең дөрес тәрбиягез нәтиҗәсе. Бүген әтиебез исән булмаса да, ул һәрвакыт безнең янәшәдә, безнең күнелләрдә. Бәхетле балачак өчен, укытып кеше иткәнегез, тормышка яраклы итеп тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә әни!

Үзебез инде зурлар булсак та, туган нигез һаман үзенә тарта. Чөнки анда син бар әни, синең янда рәхәт, җылы, күңелле. Анда күпме матур хәтирәләр саклана. Исән генә бул әни! Бүген дә син безнең таянычыбыз, киңәшчебез! Нигезебезнең кояшы булып, күнел тынычлыгы белән, безне сөендереп, оныкларыңның яраткан дәү әнисе булып, озак еллар бергә яшәргә насыйп булсын. Ходай шушы бәхетебезгә өстәп сәламәтлек һәм гомер дә бирсә иде! Син әле безгә бик кирәк, әни! Чиксез хөрмәтебез һәм рәхмәтебез сиңа!

Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа

Гомерләрең тсен хөрмәттә.

Белеп яшә әни: безнең өчен иң кадерле,

Һәм иң кирәк кеше син жирдә!

Иң изге теләкләр белән кызың Лилия, киявең Ильдар, улың Илнар, киленең Кадрия, оныкларың Камил, Диләрә, Илназ, Динә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев