Әтнә таңы

Күәм авылында гомер итүче

--, 6 сентябрь 2019 - 08:43
113
0
0

кадерле әниебез Нуриева Раушания Гайфулла кызының 6 сентябрь көнне 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшә­­гәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төп­ле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, кү­ңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың.
Йор­тыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге бу­лып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә яз­сын сиңа!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр теләп  тормыш иптәшең, кызың, киявең, улың, оныкларың, әбиебез һәм кода-кодагыйларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: