Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче Абдуллин Рүзәл ГАлимҗан улының 6 октябрьдә 65 яшьлек юбилее.

04 октября 2019, 08:43

660

0

0

Күәм авылында яшәүче  Абдуллин Рүзәл ГАлимҗан улының  6 октябрьдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Тормыш сынауларына бирешми, һаман алга таба карап яшәүче газиз кешебез. Синдәге ихтыяр көченә, сабырлыкка, рух күтәренкелегенә сокланырлык. Ачык йөзле, киң күңелле, юмарт, ярдәмчел син. Безне дә шундый ук уңай сыйфатларга ия булырга өйрәттең. Без синең һәрчак хыялларга бай, гади, кешелекле булып калыуңны телибез. Аллаһы Тәгалә сине иң зур байлык-сау­лыктан аермасын. Өстәлләребез мул, сыйлы, кунакчыл булсын, бер-беребезгә терәк, таяныч булып, тигезлектә, оныклар куанычын күреп яшәргә язсын.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән
Хәнифә, балаларың Илнар-Ләйлә, Ильяр-Айсылу, 
оныкларың Инсаф, Диләнур, Энҗе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев