Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче, авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җитәкче вазыйфасын башкарган әтиебез Әгъзәм Бәкер улы Борһановка, озак еллар балаларга белем биргән педагог – әниебез Земфира Гыйният кызы Борһановага шушы көннәрдә 75 яшь тула.

13 сентября 2019, 11:28

432

0

0

Күәм авылында яшәүче,  авыл хуҗалыгы тармагында  озак еллар җитәкче  вазыйфасын башкарган  әтиебез Әгъзәм Бәкер улы Борһановка, озак еллар балаларга белем биргән педагог – әниебез Земфира Гыйният кызы Борһановага шушы көннәрдә 75 яшь тула.

Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз һәм Сез исән-сау булганга куанып бетә алмыйбыз. Аллаһка шөкер, без – әтиле, сөбеханаллаһ, без – әниле. Без әле балалар. Бу бәхетне үлчәп булмый. Менә шушы бербөтен бәхетебез кителмәсен. Әтинең – кырыс, әнинең  шифалы сүзләре безне озак еллар озата барсын иде. Ике аклык, ике шатлык булып, озак еллар тигезлектә,  сәламәт булып яшәргә насыйп булсын. Бу – безнең олы теләгебез.
Сез булганга егалмады давыл,
Тамырларыбыз -  сезнең йөрәктә.
Сезнең догаларга башыбыз  салдык,
Рухыбыз сынып, ярдәм кирәктә.
Әйтеләсе теләк шулкадәр күп,
Иксез-чиксез рәхмәт сүзебез.
Дүрт малайны чын ир итәр өчен
Аз кермәде сезнең көчегез.
Әнкәй назы, әткәй киңәшләре
Кирәк икән ирләр булсак та.
Тартылабыз һәрчак туган йортка
Сез саклаган җылы учакка
Ярату һәм хөрмәт хисләребез
Тама бүген йөрәк түреннән.
Әти-Әни, юбилеегыз белән
Тәбриклибез ихлас күңелдән!
 Иң изге теләкләр белән улларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев