Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче кадерле әниебез Бариева Фәния Тәлгать кызының 12 августта олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

09 августа 2019, 09:20

625

0

0

Күәм авылында яшәүче кадерле  әниебез Бариева Фәния Тәлгать кызының  12 августта олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без, балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаилә корып яшәсәк тә, син һаман без дип янып-көеп яшисең. Синең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә без – балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сиңа!
Иң изге теләкләр белән улларың Фаил, Айнур, киленнәрең Гөлнара, Гөлгенә һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев