Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче кадерле әниебез Фазлыева Рәшидә Рәфкәт кызының 26 апрельдә туган көне

27 апреля 2021, 08:35

732

0

0

Күәм авылында яшәүче кадерле әниебез Фазлыева Рәшидә Рәфкәт кызының 26 апрельдә туган көне

Күәм авылында яшәүче кадерле әниебез Фазлыева Рәшидә Рәфкәт кызының 26 апрельдә туган көне – 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез һәм дәү әниебез, синең олуг юбилеең безнең барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә безгә синнән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әниебез. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә тормыш иптәшең белән иңне-иңгә куеп яшәргә язсын. Без, балаларыңа һәм оныкларыңа яшәвеш чыганагы булып торуын телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илфар, балаларың һәм оныкларың Илшат-Айгөл, Зилә, Инсаф, Динә; Голшат-Ленар, Азат, Марат, Илвинә; Гөлгенә-Айнур, Райназ, Риназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев