Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче кадерле әтиебез Фаизов Фәргать Гарифҗан улына 13 ноябрьдә 75 яшь тулды.

18 ноября 2019, 13:35

734

0

0

Күәм авылында яшәүче кадерле әтиебез Фаизов Фәргать Гарифҗан улына 13 ноябрьдә 75 яшь тулды.


Күркәм юбилее белән котлап әтиебезгә изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомер юлын матур үтеп, шөкер, күп игелекле эшләр башкардың. Сайлаган һөнәреңә тугры булдың, мөгаллим буларак, укучыларыңа һәм балаларыңа чиста күңелле булырга, дөньяны яратырга өйрәттең. Гадилегең белән син безгә үрнәк, киңәшләрең безгә гел кирәк.
Сау-сәламәт булып яшә, әти,
Хәрәкәттә булсын, бәрәкәт.
Елмаюың бик кадерле безгә,
Барысы өчен сиңа, зур рәхмәт.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын алгы тормышта.
Күңел күгең аяз булсын һәрчак,
Урап узсын сине сагышлар.
Изге теләкләр белән кызларың,
кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев