Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче кадерле әтиебез Гатауллин Мансур Сафа улының 28 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее.

29 ноября 2019, 11:05

627

0

1

Күәм авылында яшәүче кадерле әтиебез  Гатауллин Мансур Сафа улының  28 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Төп нигезебез – йортыбыз – синең алтын куллар белән төзелгән. Әниебез белән иңне-иң куеп аңлашып яшәвегез, без, балаларыгызга, оныкларыгызга биргән наз һәм тәрбиягез өчен мең рәхмәт сезгә. Син бар гомереңне шофер булып эшләп, ерак юлларда армый-талмый, зарланмый узган меңнәрчә чакрымнарың, аннан кайткач та, ялны белми, булсын дип, тырышып-тырмашып, янып-көеп яшәвең безне дә тормышта нәкъ шундый тырыш, йорт җанлы булырга өйрәтә. Киләчәктә дә безгә алтын кулларың җылысын тоеп яшәргә, безнең терәгебез булырга язсын. Әниебез белән озак еллар дәвамында тигезлектә, саулыкта, муллыкта яшәгез.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән әниебез, барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың 
исеменнән төп нигездә яшәүче улың Илнар, 
киленең Рафия.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев