Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче кадерлебез Мөхәмәтҗанов Илгиз Гәзим улының 10 декабрьдә 60 яшьлек юбилее!

09 декабря 2019, 09:26

493

0

0

Күәм авылында яшәүче кадерлебез  Мөхәмәтҗанов Илгиз Гәзим улының  10 декабрьдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Синең тыныч холкыңа, сабырлыгыңа карап җаннарыбызга тынычлык, сихәт алабыз. Гомер буе шофер хезмәтенә тугры калып, уй-хыялларың канатлы булды. Куйган максатыңа ирешеп, "Гаиләм, балаларым", дип яшәвең гомер үренә менгән бу бәхетле көннәреңдә үзеңне чиксез дәрәҗәле итә. Син безнең йөз аклыгыбыз, терәгебез, юл күрсәтер маягыбыз. Ышанычлы тормыш иптәше, кайгыртучан ата, оныкларыңның алыштыргысыз бабалары, дәү әтиләре. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, кадерлебез. Киләчәктә дә бер уй, бер хыяллар белән янып, оныкларның, балаларның бәхет-шатлык, куанычларына сөенеп, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.
Күк кояшы белән бергә синең,
Олы җаның безне җылытсын.
Син – терәге безнең гаиләнең,
Куанычы олы тормышның.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурия, балаларың Ленар-Алсу, Реваль-Рафисә, оныкларың Зилә, Раил, Ранил, Данир, Ризат.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев