Әтнә таңы

Күәм авылында яшәүче кадерлеләребез ӘХМӘТОВ САМАТ ӘХМӘТ УЛЫның 15 июльдә 75 яшьлек юбилее, әниебез ФИРАЯ ФӘГАЛЬ КЫЗЫның шушы көнне үк туган көне.

--, 16 июль 2021 - 10:44
80
0
1

Күәм авылында яшәүче кадерлеләребез ӘХМӘТОВ САМАТ ӘХМӘТ УЛЫның 15 июльдә 75 яшьлек юбилее, әниебез ФИРАЯ ФӘГАЛЬ КЫЗЫның шушы көнне үк туган көне. Бәйрәм өстенә бәйрәм булып аларның тора башлаганнарына 24 июньдә 50 еллык алтын туйлары да булды. Кадерле әти-әниебез! Сезне бәйрәмнәрегез белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.

Әле һаман, без, дип яшисез Сез,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, Сезнең өчен.

Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сәламәтлек бирсен Сезгә

Сызламасын аяк-кулыгыз.

Чирне белми, кайгы-хәсрәт күрми

Япь-яшь булып калсын күңелегез.

Яшәү шатлыгы Сез безнең өчен.

Яхшылыклар белән үрнәк Сез.

Авыр чакта Сезгә таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк Сез.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез.

Булсын иде тулы түгәрәк.

Сездән җылы алып һаман шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән улыгыз Илнар, киленегез Гүзәлия, оныкларыгыз Энҗе, Динә, Ислам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: