Әтнә таңы

Күәм авылында яшәүче кадерлеләребезнең гомер бәйрәмнәре – әтиебез Самат Әхмәт улы Әхмәтовның 15 июльдә туган көне, шушы ук көнне әниебез Фирая Фәгаль кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

--, 10 июль 2020 - 10:24
379
0
0

Кадерлеләребез! Дөньяга килгән мизгелеңнән алып, инде үзең буйга үсеп гаилә корып, балалар үстерсәк тә безнең өчен «Балам», – дип өзелеп торучы, тугры җанлы газиз кешеләрең янәшәдә булудан да зур бәхет юктыр. Кадерлеләребез! Бәйрәмнәрегез котлы, мөбарәк, бәхетегез һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәгез иде. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен, яхшы тәрбиягез, төпле киңәшләрегез өчен мең рәхмәт сезгә.
Күңелкәегез сезнең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсез.
Безнең өчен яшәү сезгә Ходай
Насыйп иткән бүләк, күрәсең.
Гомерләрең озын булсын сезнең,
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Белеп яшәгез, безнең өчен җирдә
Сез иң изге һәм иң дә кадерле.

Иң изге теләкләр белән улыгыз Илнар, киленегез Гүзәлия, оныкларыгыз Энҗе, Динә, Ислам. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: