Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче Әхмәдуллина Хәнүзә Йосып кызының 8 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.

08 января 2019, 10:05

1118

0

0

Күәм авылында яшәүче  Әхмәдуллина Хәнүзә Йосып кызының 8 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.


Кадерле апабыз! Сине туган көнең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Син әниебез урынына калган, төпле киңәшләр биреп яшәүче иң якын кешебез. Безнең өчен һәрвакыт түземлелек үрнәге булдың. Безгә кылган изгелекләрең үзеңә игелек булып әйләнеп кайтсын. Ходай сине рәхмәтеннән ташламасын. Ныклы саулык белән, рухыңны сындырмый, тәкъдир язган гомереңне тигезлектә, тынычлыкта, балалар, оныклар, игелегенә куанып, бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
...Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән сеңелләрең 
Суфия, Рәйсә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев