Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче, үзенең 35 ел гомерен шушы авыл балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле педагог, әтиебез, дәү әтиебез – Зарипов булат Абдулла улының 6 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.

06 января 2019, 10:04

864

0

2

Күәм авылында яшәүче, үзенең 35 ел гомерен шушы авыл балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле педагог, әтиебез, дәү әтиебез –  Зарипов булат Абдулла улының  6 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.

Менә синең дә юбилеең, әти! Алтмыш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен, Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең, үз үрнәгең аша, бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең, киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул яшибез без, әти, кызартмыйча синең битеңне.
Абынганда, җайлап аңлатасың, сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, бер тармагы, җиргә берегеп үскән имәннең.
Алтмыш яшь ул, ирләр өчен, бары гомер фасылының якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер, оныкларыңның күңел назлары.
Рәхмәт әти, сиңа барысы өчен: тәрбияңә, биргән назыңа.
Тигезлектән Раббым аермасын, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек,
Бәхет, шатлык юлдаш булсын картлыгыңның якты язында.
Иң изге теләкләр белән улларың – 
Руслан, Раушан, киленнәрең – Ләйлә, Резеда, оныкларың – Ислам, Рәйхан, Гүзәл. 
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев