Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм балалар бакчасын озак еллар җитәкләүче кадерле хезмәттәшебез ГӨЛФИЯ РАФАЭЛЬ кызы ШАҺИДУЛЛИНАның шушы көннәрдә олуг гомер бәйрәме.

27 августа 2021, 09:55

352

0

0

Күәм балалар бакчасын озак еллар җитәкләүче кадерле хезмәттәшебез ГӨЛФИЯ РАФАЭЛЬ кызы ШАҺИДУЛЛИНАның шушы көннәрдә олуг гомер бәйрәме.

Күәм балалар бакчасын озак еллар җитәкләүче кадерле хезмәттәшебез ГӨЛФИЯ РАФАЭЛЬ кызы ШАҺИДУЛЛИНАның шушы көннәрдә олуг гомер бәйрәме. Сезне ихлас йөрәктән юбилеегыз белән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Иңнәрегездә – җаваплы хезмәт, ил-көн мәшәкате, әгәр бакчабызга балалар теләп йөри, аларның тәрбиясе, үсеше өчен бөтен шартлар да тудырылган икән - монда сезнең өлешегез әйтеп-бетергесез! Алдагы көннәрегездә Сезгә изге-уй гамәлләрегезнең әҗерен татырга язсын. Тормыш сукмагыгызда уелып калган эзләрегез – киләчәк буыннарга үрнәк тә, горурлык та. Туасы таңнар игелекле башлангычларыгызга хәерхаһлы булып, көтелмәгән табышлар, күркәм ачышлар белән сөендерсен. Гомерегезнең бәрәкәтле җәйләре, алтын көзләре йортыгызга иминлек, гаиләгезгә тынычлык алып килсен. Гомер аргамагы Сезне яңа биеклекләр, яңа чакрымнар киңлегенә алып чыксын. Ару-талу белмәс йөрәгегезгә дуслар, хезмәттәшләр теләктәшлеге дәртдәрман, ышаныч өстәсен. Яшәешнең тыныч иртәләре Сезгә күтәренке кәеф бүләк итсен, изге эшләргә рухландырсын, туасы көннәре тормышыгызда яңа офыклар ачсын, кичләре исә күркәм нәтиҗәләре белән куандырсын. Алга таба да яраткан хезмәтегезнең рәхәт тынгысызлыгын, гаилә җылысын, якыннарыгызның якты карашын тоеп яшәргә насыйп булсын Сезгә! Хөрмәт белән, Күәм балалар бакчасы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев