Күәм урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызының 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле, Римма Нурмөхәммәт кызы! Хезмәтегез хөрмәткә лаек укытучы Сез. Белемегезне, иҗади сәләтегезне куеп йөзләгән сабыйларны белем дөньясына әйдисез. Аларның, әти-әниләрнең ышанычын аклыйсыз. Һәр бала күнеленә ачкыч табасыз, хәреф танытасыз, сәләтләрен ачасыз, үстерәсез. Укучы белән гел янәшә атлыйсыз, ялгышлардан сакларга тырышасыз, уңышларына ихлас куанасыз. Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Гомернең кадерен белеп, сау-сәламәт булып, һәр көннең яктылыгын күреп яшәгез. Тигезлек, гаилә шатлыгы белән, якыннарыгыз, туганнарыгыз, балалар, оныклар янәшәсендә гомер итегез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.
Нурлы еллар гына киләчәккә
Сезне озата барсыннар.
Сезнең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.
Иң изге теләкләр белән Күәм урта мәктәбе
коллективы, профсоюз оешмасы.
Нет комментариев