Комыргуҗа авылында гомер итүче
ӘХМӘДУЛЛИН НӘКЫЙП НӘҖИП улының
30 октябрьдә 60 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле кодабыз! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз
көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ап-ак бәхетләр телибез. Кодагый белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игеле-
ген күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Киләчәктә дә бер-беребез белән шатлык-куанычларны уртаклашып
яшәсәк иде. Аллаһы Тәгалә бүгенгедәй матур, имин тормыштан, җан тынычлыгыннан аермасын.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән Арчадан кодаң Расил-
кодагыең Ризәлә, киявең Эдуард-кызың
Гөлчәчәк, оныгың Солтан.
Нет комментариев