Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Комыргуҗа авылында яшәүче апаем Рәфинә Гомәр кызы Мөхәммәтшинаның 19 гыйнварда 55 яшьлек гомер бәйрәме – туган көне.

19 января 2019, 10:58

762

0

0

Комыргуҗа авылында яшәүче апаем  Рәфинә Гомәр кызы Мөхәммәтшинаның  19 гыйнварда 55 яшьлек гомер бәйрәме – туган көне.

Киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы апам! Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән чын күңелемнән котлыйм! Бала чактан без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күрешми торсак, бер-беребезне сагынабыз. Күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Язмыш безне бүгенге көндә дә аермады, күрше булып кына яшибез. Җизни белән тормыш корып, 34 ел безгә үрнәк гаилә булып, яшәешнең шушы мизгелендә сезгә карап сокланабыз, туганнарны туган итеп, балаларыгызга, оныкларыгызга җан җылыгызны биреп, янәшәдәгеләргә күңел яктылыгыгызны өләшеп яши беләсез. Безнең бергәлекләр, бердәмлекләр гомерлек булсын.
Киләчәктә дә җизни белән тигезлектә, гаиләгезнең җылысын сүрелдермичә, тормышыгызга ямь өстәп, балаларыгызга һәм оныкларыгызга, кияүләрегезгә тормыш терәге булып, озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Әнием кебек якын син, апам,
Ягымлы йөз, йомшак сүзле син.
Кечкенәдән синең назны тоеп,
Җылылыгын тоеп үстем мин.
Юбилеең котлы булсын апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә,
Һич сүнмәсен кояш яктысы!
Бәхетле озын гомер теләп сеңлең Рәмзия, 
минем бу теләкләргә өч кызым, малаем һәм 
тормыш иптәшем Фәрит тә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X