Этнэ таны

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле апаебыз Хәсбиуллина Нәкыя Нәҗип кызының 10 октябрь көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

--, 10 октябрь 2018 - 10:09
140
0
0


Кадерле апабыз! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек, балаларыңның һәм онык­ларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, мул тормышта яшәвеңне телибез. Үткәне – үткән, аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ният­ләр ниятләп була. Шуңа да  синең киләчәгеңнең бүгенгедән матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын синең киләчәгең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән олы яшьтәге кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарың алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Киләчәк туган көннәреңдә дә телисе изге ният – теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеең белән сине!
Бездән теләк: сәламәт бул!
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Ин изге теләкләр белән энеләрең, киленнәрең:
Нәкыйп-Рәмзия; Сәид-Миләүшә. Безнең теләкләргә
балалар һәм аларның гаиләләре дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: