Әтнә таңы

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле кешебез Гәүһәрия Нургали кызы Нигъмәтуллинаның 18 февральдә 60 яшьлек гомер бәйрәме.

--, 18 февраль 2021 - 16:02
118
0
0

Кадерлебез! Син бүген гомер юлыңның алтмышын­чы чакрымында. Күпме бу, азмы? Игелек тулы үтелгән елларны, бәхеткә төрелгән көннәр-айларны барласаң, дастанга тиң тормыш юлыңа карап сокланып туймаслык. Ә шулай да әле иң якты көн­нәрең, иң кадерле чагың алда – балаларның игелеген, оныкларның рәхәтен тояр, аларның шатлык-куанычларына сөенеп яшәр вакытың! Синең олы җаныңа сыйган яратуның, мәрхәмәт-шәфкатьнең, сабырлыкның иге-чиге юк. Татар хатын-кызларына хас иң асыл сыйфатларны үзеңә туплагансың, син безгә терәк тә, син безгә үрнәк тә!
Киләчәктә дә синең күңел җылыңны тоеп, сине кадерләп, сине олылап яши алсак иде! Тән сихәтлеге, күңел көрлеге, еллар иминлеге, тормыш бәрәкәте телибез! Без сине бик яратабыз!
Хатын-кызның яшен сорамыйлар,
Дип җырлыйлар бездә җырларда.
Җаны тулы җылы йөрткән затлар
Бирешмиләр икән елларга.
Синең әле гомер җәйләреңдә
Шау чәчәктә күңел гөлләрең.
Гүзәллеге – син тудырган дөнья,
Нык тамырлар – синең үзәгең.
Синең җаның – олы дәрья кебек,
Игелекнең анда чиге юк.
Һәр кешегә әзер җылы сүзең,
Эзләреңдә кала изгелек.
Хатын-кызның яшен ник сорарга,
Күзләреңдә икән яктылык!
Алты дистә дигән зур сүзләрне
Яшә әле онытып калдырып.
Кабул булсын сине бик яраткан
Балаларның ихлас теләге.
Синең күзләреңнән карап тора
Хатын-кызның гүзәл үрнәге!
Иң ихлас теләкләр белән балаларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: