Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез МӨхӘммӘтшина Рәфинә Гомәр кызының 19 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.

19 января 2019, 10:59

711

0

0

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез МӨхӘммӘтшина Рәфинә Гомәр кызының  19 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.


Киң күңелле, олы йөрәкле әниебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без – балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә.
            Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
            Юлдаш булсын, әни, гомергә.
            Йортыбызны җылытучы учак,
            Нур сибүче кояш син безгә.
            Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
            Исле гөлләр белән җир ямьле.
            Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
            Синең белән туган йорт ямьле.
            Әти белән тигез яшәгез сез,
            Ничек матур парлап йөргәндә!
            Шулай бергә каршы алыгыз сез,
            Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Римма, Чулпан; кияүләрең Даиль, Равис, оныкларың Дильсаф, Рәнис, Рәлис, Дильшат, Дилә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев