Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле сеңлебез Шәмсетдинова Клара Кәбир кызының 18 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее!

18 ноября 2021, 11:36

473

0

0

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле сеңлебез Шәмсетдинова Клара Кәбир кызының 18 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее!

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле сеңлебез Шәмсетдинова Клара Кәбир кызының 18 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее!
Изге күңелле, искиткеч сабыр, олы йөрәкле апам! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда улларыңның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, бәхет телибез.
Синдәгедәй олы йөрәк, изге күңел
Бик сирәктер, әгәр булса да!
Башкаларны уйлап яшисең син,
Инде 50 яшең тулса да...
Иртән иртүк, «Хәлең ничек?» диеп,
Син сорыйсың, сеңлем, иң элек.
Тормыштан тәм табып яшисең син,
Һәр көн саен кылып изгелек.
Әти-әни, туганнарга гына түгел,
Чит ятны да читләп үтмисең.
Барысына булышасың теләп,
Үзең берни өмет итмисең...
Башкаларга кылган изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Кайгы күрмә, матур гомер кичер,
Куанып кер гомер көзеңә!
Нинди генә теләк теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау, озак яшә әле –
Без һәммәбез шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән Хәкимуллиннар гаиләсе, бу теләкләргә кода-кодагыйларыбызда кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев