Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле әтиебез Гатауллин Тәлгать ДАян улының 25 сентябрь көнне 65 яшьлек юбилее!

25 сентября 2020, 08:49

491

0

0

Кадерлебез! Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртак­лашып яшәрлек көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче тормыш иптәшем, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез, безне өзелеп яратучы дәү әтиебез! Сине бүгенге бәйрәмең белән котлап исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без.
Шатлыклы мизгелләрең күп, гаиләбез имин булсын.
Борчуда да, шатлыкта да
Таянырлык терәгебез.
Бәйрәмеңдә саулык теләп,
Тибә безнең йөрәгебез.
Тик исән бул! Язмыш сиңа
Мәрхәмәтле булсын һәрчак.
Шул чагында гаиләдә
Сүнми янар кайнар учак. 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсәрия, улларың, кызларың-кияүләрең 
һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев