Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Комыргуҗа авылында яшәүче тормыш иптәшем  МӨхӘммӘтшина Рәфинә Гомәр кызының  19 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.

19 января 2019, 10:24

580

0

0

Комыргуҗа авылында яшәүче тормыш иптәшем  МӨхӘммӘтшина Рәфинә Гомәр кызының  19 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.

Кадерлем! Сине туган көнең белән котлап, иң изге якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең якты, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Еллар уза диеп моңсуланма,
Гел яшьлектә калсын күңелең.
Шатлыкларга күмелеп, безнең белән 
Гөрләп үтсен калган гомерең.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Кояш бирсен наз һәм яктылык.
Балаларың, оныкларың сиңа
Китерсеннәр иде гел шатлык.
Гомерләрнең кадерләрен белеп
Яшик әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,
Тормышыбыз торсын нурланып.
Сиңа иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илсур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X