Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күшәр авылында гомер итүче Камаева Гөлзадә Габдрахман кызының 20 апрельдә 80 яшьлек юбилее.

19 апреля 2019, 09:01

719

0

0

Күшәр авылында гомер итүче  Камаева Гөлзадә Габдрахман кызының  20 апрельдә 80 яшьлек юбилее.

Әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
Туган көннәр, ел да булып тора,
Быелгысы түп-түгәрәк, тулы.
Аллаһының рәхмәте белән,
Әниебез, сиңа 80 тулды.
Тормыш юлың бик катмарлы булды,
Кайчак арба күчәрләре сынды.
Туктап калмас өчен чатлыкларда,
Язмыш йөген юка иңеңә куйдың.
Бирешмәдең, тырыш, сабыр булдың,
Безгә бәхет теләп дога кылдың.
Инде оныкларың үсеп җитеп,
Хәер-фатихалы оя корды.
Шушы еллар эчендә син бер дә
Тик тормадың, һәрчак хәрәкәттә.
Шуңадыр да чиксез шөкер итеп
Яшисең муллыкта, бәрәкәттә.
Юбилеең белән котлап, әни,
Телибез иң изге теләкләрне.
Рәхмәт сиңа, яшә озак еллар
Җылысын тоеп безнең йөрәкләрнең.
Улың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың 
исеменнән кызың Рүзия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев