Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күшәр авылында гомер итүче Равия Барый кызы, Фәтхрәхман Габдрахман улы Садретдиновларның июнь аенда алтын туйлары!

29 июня 2018, 10:45

1049

0

0

Күшәр авылында гомер итүче  Равия Барый  кызы, Фәтхрәхман Габдрахман улы Садретдиновларның июнь аенда алтын туйлары!

Күшәр авылында гомер итүче 
РАвия Барый  кызы, ФӘтхрӘхман Габдрахман улы Садретдиновларның июнь аенда алтын туйлары!
Кадерлеләребез! Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тиң-тигез гомер итүегезне телибез.
Илле ел кулга-кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз –
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
"Әти-әни" диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез.
Иң изге теләкләр белән улларыгыз, 
киленнәрегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев