Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күшәр авылында гомер кичерүче иң якын һәм кадерле кешебез ХӘкимҖАнова Әлфия Таһир кызының 22 сентябрь көнне туган көне.

25 сентября 2020, 08:48

459

0

0

Ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле сеңлебез, апабыз! Сине күркәм юбилеең белән ихлас  күңелебездән  котлыйбыз. Сабырлыгың, мәрхәмәтлелегең, уңганлыгың белән син күпләргә үрнәк булып яшисең. Киләчәк тормышыңда сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы,  кайгы-хәсрәтсез көннәр, ба­лаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, ту­ганнарыңның күңел җылысын тоеп, пар канатлы булып,  тигезлектә, муллыкта тагын бик күп еллар бергә-бергә бәхетле гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Күңелең гел изгелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилей-бәйрәмең белән  
Чын күңелдән котлыйбыз.
Гомереңнең һәрбер мизгеле 
Тулып торсын бәхет нурына.
Сәламәтлек, сөенечләр белән
Шөкер итеп яшә барына!

Иң изге теләкләр белән Садретдиновлар 
һәм Басировлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев