Күшәр авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Хафизова Факиха Габдрахман кызына 8 гыйнварда 70 яшь тулды
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Динарт,
киленең Фәридә.
Нет комментариев