Әтнә таңы

Күшәр авылында яшәүче кадерле әниебез Шакирова Хәбирә Нургали кызының 7 февральдәге гомер бәйрәме – туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

--, 7 февраль 2019 - 11:11
237
0
0


Әниебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син – йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә саулык белән без, балаларыңның игелеген күреп, безнең шатлык-куанычларга сөенеп, кадер-хөрмәттә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып яшәргә язсын!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Барлык балаларың исеменнән 
иң изге теләкләр белән улың Мөнир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: