Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күшәр авылында яшәүче кадерлеләребез БӘДриев Ринат Муллагали улының 14 декабрьдә 60 яшьлек, әниебез БӘдриева ФӘния Харис кызының 30 декабрьдә 55 яшьлек юбилейлары.

13 декабря 2019, 16:12

610

0

0

Кадерлеләребез! Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда. Сезгә бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдән илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларыгыз һәм оныкларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Әти белән әни тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Айрат-Рүзилә, Фәридә-Зөлфәт, оныкларыгыз Әнисә, Фирүзә, Алия, Әмир. Бу теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев